Россия, Тверь
Телефон:
+7 (482) 232-45-.. Показать номер
Пн-сб: 09:00—20:00; вс: 10:00—18:00
whatsapp telegram vk email

Татарские поздравления на никах на татарском языке своими словами

Поздравления с Никахом на татарском языке

Никах коне белэн котлыйбыз. Куркэм тормыш сезгэ телибез. Гаилэ булып кавыштыгыз, Бер-берегезне яклап яшэгез! Яратыгыз, шашып яратыгыз, Хэм элбэттэ хормэт итегез! Барсы да булсын очен тэртип, Муллы тормыш сезгэ телибез! Бэхет, иминлек хэм тынычлык, Гаилэгезне балалар горлэтсен! Ходай гаилэгезне сакласын, Без телибез сезгэ унышлар! (перевод в стихах) С днем никаха поздравляем. Жить в гармонии желаем. Друг за друга быть горой, Коли стали вы семьей! Чтоб любили, обожали, И непременно уважали! Чтобы было все в порядке, Пожелаем жить в достатке! Счастья, мира и добра. Чтоб окружала детвора. Пусть семью хранит Аллах, Мы желаем вам всех благ!

Никах коне белэн котлыйбыз, Татулыкта яшэуегезне телибез! Гаилэгез булсын бик нык, Яшэгез сез тик яратышып. Элбэттэ хормэт итеп, яратыгыз Бер-берегезне саклагыз Сез. Шэп гаилэ икэн дисеннэр, Дусларыгыз сокланып карасыннар! (перевод с татарского в стихах) С днем никаха поздравляем, Жить в гармонии желаем! Крепкой будет пусть семья, Чтоб жилось вам лишь любя. Непременно уважайте и любите, И друг дружку берегите. Чтоб смотря на вас друзья, Говорили: «Классная семья!»

Никах коне, никах коне буген. Сезнен кавышкан конегез! Бэхет белэн тулы кунелегез, Гел шулай барсын тормышыгыз. Бер йорэктэй булып типсен, Сезнен парлы йорэгегез. Буген биргэн вэгъдэлэр, Гомерлеккэ саклансын! (перевод в стихах) День никаха, день никаха Сегодня День соединения у вас! Душа Ваша счастьем полна, Пусть жизнь всегда будет светла. Пусть воедино бьются любя, Теперь уже парные ваши сердца. Клятвы данные сегодня друг другу, Сумейте сохранить на века!

Бүген сез гаилә корасыз, Бүген бәйрәм йортыгызда, Никах белән сезне котлыйбыз, Телибез мәхәббәт сезгә. Яшьләребез, бәхет булсын, Өегездә сезне көтсен, Бала көлүе таралсын, Уңыш, хислар сездә калсын. (перевод с татарского) Сегодня вы одна семья, Сегодня праздник в доме вашем, С никахом, милые друзья, Любви вам, молодые наши. Пусть будет счастье в вашем доме, Пусть детский смех там раздается, Всех благ, успехов вам в объеме, И чувство в вас пусть остаётся.

Никахыгыз котлы булсын! Бүген сез ир белән хатын, Башка гаиләләр өчен Үрнәк булып гомер үтсен. Бүген сез бәхетле, матур, Тормышыгыз сезнең бәллүр, Саклагыз гына барысын, Ихлас Аллам да сакласын. (перевод с татарского) Никах ваш пусть будет счастливым! Сегодня муж вы и жена, Пример вашей семьи красивым Пусть будет парам все сполна. Сегодня счастье у вас, радость, Но жизнь хрупка, словно хрусталь, Вы берегите эту сладость, Храни Аллах вас, вместе вдаль.

Яшьләргә бүген никах укылды, Күкләрдә Ходай кавыштырды, Мәңгегә ир белән хатын алар, Тормышлары бәхет белән тулды! Юлларыгыз булсын гел якты, Бер-берегезне саклагыз, Әти-әнигә оныклар буләк итеп, Бер-берегезне яратыгыз! (перевод на русский в стихах) Молодые сегодня отмечают Никах, На небесах соединил их Аллах, Теперь они вечно муж и жена, Жизнь отныне счастьем полна! Светлого Вам пожелаем пути. Чтоб друг друга всю жизнь берегли. Внуков родителям чтоб подарили И сильно сильно друг друга любили!

Кадерле, хөрмәт яшьләребез, Матур-матур бүген көнегез, Никах туегыз белән без Котларга да ашыгабыз. Йөрәкләрегез шәп типсен, Мәхәббәтегез күп яшәсен, Тормышта шатлык булсын, Тазалык, муллык керсен. Тату яшәгез, яшьләр, Булсын һәркөн бәхетләр, Булсын дуслык, ярату, Иминлек, хөрмәт итү. (перевод на русский) Дорогих молодых уважить, В прекрасный день пришли, С Никахом вас поздравить, Мы очень уж спешим. Пусть ваше сердце бьется, Любовь живет всегда, Жизнь здорово смеется, В достатке — красота. Живите дружно, молодые, Большого счастья вам, родные. Пусть будет дружба, и любовь Благополучна будет вновь.

Никах белән сезне котлыйбыз, Берләшмәгә бәхет телибез, Тормышта һәлакәт булмасын, Гаилә бизәкләре мәңге калсын. Булсын сездә бәхет, мәхәббәт, Балалар белән йорт тулсын гөрләп, Кайгы-хәсрәт булмасын, Афәттән күк күкрәмәсен. (перевод с татарского на русский) Поздравляем вас с никахом, Счастья вашему союзу, Не кончается пусть крахом, Вечными пусть будут узы. Вам желаем любви, счастья, Деток, полный-полный дом, Пусть не будет бед, ненастья, Не гремит над вами гром.

Бүген бөтен кунаклар җыелды Яшьләрне котларга дип. Туган балаларыбыздан яңалык килде! Никах көнегез белән котлыйбыз! Явызлыксыз яшәргә телибез! Сезнең сайлавыгызны хуплыйбыз! Туган кызыбыз һәм шәп кияү! Туй бәйрәме ямьле үтсен! Мәхәббәтне гел кояш яктыртсын! Тату һәм дус яшәгез! Бер-берегезне һәрвакыт саклагыз! Оныкларны да бүләк итегез! (перевод в стихах) Собрались сегодня гости, Чтоб поздравить молодых. Получили мы все новость От детей наших родных. С Днём Никаха поздравляем! Век желаем зла не знать! Мы ваш выбор одобряем! Родная дочь и классный зять! Любовь пусть ваша длится вечно! Живите дружно и беспечно! Друг друга всегда берегите! Ну и внуков подарите!

Что подарить жениху на никах

Издавна было принято вручать небольшие презенты перед никахом. Женщина как будущая хозяйка должна продемонстрировать свое умение рукодельничать. Раньше традиционными дарами были изделия собственной работы.

Девушки шили тюбетейки, расшивали их золотыми или серебряными нитями. В наши дни мужчина будет рад, если его будущая супруга сделает для него что-то своими руками. Однако это не является обязательным условием никаха.

Девушка не должна забыть и про своих новоиспеченных родственниках, а именно свекра и свекрови. Они будут рады любому изделию собственного приготовления. Будь то пирог или вышивка. Будущему тестю можно подарить национальную рубаху, сшитую самостоятельно.

image После никаха начинается полноценная семейная жизнь у любой супружеской пары. Поэтому на религиозную церемонию многие гости приходят со своими дарами. Мусульмане ценят то, что может в последствие пригодится в подарок. У молодоженов ещё не обустроен быт, поэтому им пригодятся предметы интерьера.

Татарча котлаулар туй белэн

Газиз балам, һич ышанмый күңелем, Әле генә нәни кыз идең… Кай арада үсеп буйга җиттең, Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын Сайлап алды синең йөрәгең. Ак кар кебек туй күлмәген кию – Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең Нинди җаваплылык йөкләвен. Туй күлмәге һәм кулдагы балдак Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны, Бу вазыйфа булсын гомергә. Насыйп булсын сезнең көмеш туйга Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә Кызартмадың минем йөземне. Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм Чын йөрәктән әйткән сүземне.

Туй көнендә сезгә теләк телим, Гомерегез аклыкка тулсын. Туй көнегез җәйдә булган кебек, Күңелегездә җылы җәй булсын.

Туй котлаулары уз сузлэрен белэн

Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын!

Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар…. Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора — ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете — тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора. Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме — сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз — атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!

*** Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]! Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә: «Язмыш сезнең тез астына китереп сукса — егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса — үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмәгез — асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адштырса — кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә — орык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса — сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!» Бәхетле булыгыз!

Туйга матур телэклэр татарча

*** Исеңдә тот дустым, (Исем) Һәрвакытта бул сабыр. Эштә оста һәм батыр Сүзгә кыска һәм тапкыр.

Син дэ тыңла, (Исем) Сиңа да бар ике сүз, Өйнең яме, ашның тәме — Ирен сөйгән хатын кыз.

*** Йөзегеңдә нур уянсын, Табынга җыр куй әйдә. Бөтен изге теләкләр дә Килен белән кияүгә.

*** Йөзләрегез бүген көләч сезнең. Алдыгызда тормыш диңгезе. Чын күнелдән котлыйм сезне. Бер-берегезне ныклы яратыгыз. Кабул булсын изге теләкләр Тормыш сукмасында юлдаш булсын Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

*** Кияү кәләш идегез, Ир дә хатын булдгыз. Инде хәзер шушы хәлдә Йөзгә кадәр торыгыз. Үзегез күп ул-кызларга Ата-ана булыгыз.

*** Котлы булсын яшьлек тантанасы, Котлы булсын сөю хисләре. Зур уңышлар белән алга илтсен Сез барачак гомер юллары.

Тулып торсын бәхет чишмәсе, Ташып торсын бәхет чиләге. Озын гомер, саф мәхәббәт – Барыбызның сезгә теләге.

Татарча котлаулар туйга

*** Бу дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ялгызның бер- берсен табуы олы могҗизага тиң. Менә сезнең дә кавышу мизгелләре безгә искиткеч матур, серле, могҗизалы тоела. Сез бүген шундый матур, гүзәл, күз явын алырлык кияү белән кәләш. Шуңадырмы теләкләрнең дә матурын, изгесен чын күңелдән сезгә телисе килә. Кадерле балалар, гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле. Кызым, … бүген аеруча якын итеп кызым дип дәшәсе килә. Чыннан да син миңа кызым шикелле якын кадерле. Әйе, кызым …! Бүгеннән син безнең кадерле кызыбыз, янәшәңдәге сөйгәнеңнең хатыны да, киләчәктә, алла боерса, туасы балаларыңның анасы да. Сиңа шушы олы бурычларны үтәү юлыңда бары уңышлар, сәламәтлек, күтәренке рух телисбез. Тормышыңның нинди чаклары гына булмасын күңел түрендә һәрчак үрнәк булып торсын әти-әниегез, хәтереңдә йөрсен бала чагың. Үзеңне бөтен барлыгың белән гаиләңә, иптәшең …, балаларыңа багышласаң, үзең тойган һәм тоя алмаган бар назларны шуларга бирсәң син бик бәхетле булырсың. Улым,..! Синең кулда бүген сөю кояшы. Күңелеңә кертеп оялатсаң аны нур чаткылары күзләреңдә балкып торыр. Шул чаткыны күргән һәрбер кош синең баш очыңнан узганда «Син бәхетле, син бәхетле, куеныңда сөйгән кыз» дип сайрар. Бәхетле булыгыз! Бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез! Сөегез, сөелегез! Иң изге теләкләр белән Әти-әниегез!

*** Абау дустым! Бигрәк матур киенгәнсең! Тьфу! Күзем тошмәсен Күлмәген дә килешкәнен Сайлап кия белгәнең Үзгәрде йөрүләре Узгәрде көлүләрең Әллә кайлардан күренә Бик бәхетле көннәрең Алдагы бәхет көннәрең Бәхетле үтсен шулай. Кияүгә гел карап торасың Бик яратасың бугай Ә син кияү? Хәзер безнең зур нәселдә Кияү булдың түгелме? Кадерен бел, ким-хур итмә Саклый бел безнең кызны.

Татарча котлаулар туйга уз сузлэрен белэн

*** Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

*** Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез!

*** Тормыш дилбегәсен ныклы тотып, Гомер буе бергә атлагыз. Йөрәкләрдә булган сөю хисен, Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез, Зур тормышка илтсен юл башы. Кояш кебек түп-түгәрәк булсын, Бәхетегез — гомер юлдашы.

*** Ай-кояштай елмая Бүген сезнең йөзегез Аерым идегез сез кичә Буген инде икегез. Ике йөрәк, бер үк җырны Җырлый башлый бүгеннән Кайгы-хәсрәт дигәннәре Ерак йөрсеннәр сездән. Дуслык, туганлык хисләре Алар сездән сүнмәсен. Үстерегез уллар-кызлар Гомер әрәм утмәсен. Тормыш булгач — барда була. Булыр авыр минутлар Бергә-бергә киңәш итсәң, Алар сездән тиз узар.

Туй белэн котлаулар

*** Бәхет таң булып яктыра, Бәхет көне кош булып сайрый, Бәхет ул дулкын өстендә Аккош калдырган каурый.

Бәхет — кочактагы чәчәк, Утнын ул ялкынлысы. Маңгай тиреннән башланган Бәхетнең иң олысы.

*** Онытмагыз, сагать санап тора Минутларың узып барганнын Югалтмагыз мәнге саклагыз сез Мөхәббәтнең алтын балдагын.

Айкалмасын, чайкалмасын Булып торсын кесәгез Ике тармак роза кебек Гел янәшә яшэгез.

*** Гаилә өчен җаваплык Икегезгә төшә. Нык саклагыз мөхәббәтне Эш шунда гына пешә. Сезне ихлас тәбриклимен Бәхетле тормыш телим Олыларга ихтирамлы Балаларга ихтибарлы булыгыз. Ныклы гаилә корыгыз. Тигез тату торыгыз. Үстерегез батыр уллар, Унган һәм матур кызлар. Менә шушы инде дуслар, Әйтәсе килгән сүзләр.

Как оригинально, прикольно и интересно поздравить мужа с годовщиной свадьбы?

Если вы не знаете, как поздравить мужа с годовщиной свадьбы – не отчаивайтесь, мы поможем вам сделать оригинальный и запоминающийся сюрприз!

Этот день всегда очень важен для супругов, ведь он хранит в себе самые теплые, самые приятные и дорогие сердцу воспоминания о событии, которое положило начало формированию новой семьи.

Иногда мужчины забывают о подобных датах или путаются в числах. Не ругайте своего мужа, если он забыл о годовщине свадьбы. Вместо претензий сделайте ему сюрприз, который он точно никогда не забудет! Ну а мы в свою очередь предложим самые интересные варианты романтичных поздравлений.

Ссылка на основную публикацию
Похожее